Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә 2010/2011 нче уку елында татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, укытучылар, тәрбиячеләр арасында «Г.Тукай – публицист» дип аталган республикакүләм бәйге үткәрелә.
Күренекле шагыйрь Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган «Г.Тукай – публицист» исемле конкурсның нигезләмәсе
1. Гомуми нигезләмә
Татарстан Республикасы әгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең «Мәгариф» журналы редакциясе» филиалы белән берлектә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Г.Тукай – публицист» дип аталган бәйге үткәрә.
2. Конкурсның максаты һәм бурычлары
Мәшһүр шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү.
Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Әдипнең журналистлык эшчәнлеге, публицистик жанрдагы әсәрләре, публицистик язмаларындагы сатира һәм юмор алымнары, фельетоннары һәм башка әсәрләре, иҗади алымнары белән таныштыру.
Бәйгедә катнашучыларга шартлы рәвештә мондый эчтәлекле темалар тәкъдим ителә:
Әлеге һәм башка темалар эчтәлеге әдәбият дәресләрендә кулланырлык, Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә укучыларга да, укытучыларга да файдалы булырлык итеп язылуы сорала. Сайлап алынган язмалар журналда басыла.
3. Килгән материалларга бәя бирү шартлары:
4. Бәйгедә катнашу шартлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү
Әлеге чарада яшь галимнәр, аспирантлар, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башка фән мөгаллимнәре, тәрбиячеләр, класс җитәкчеләре катнаша ала.
Бәйгедә I, И, III урыннарга лаек булган укытучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һәм «Мәгариф» журналының дипломнары, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре тапшырылачак. 5 кызыксындыру бүләге дә булдырылды.
5. Бәйгедә катнашучының анкетасы:
Иҗади эшләр 2011 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә.
Бәйгегә 2011 елның апрель аенда йомгак ясала.
Язмаларның күләме 1,5 интервал белән компьютерда басылган 8 биттән дә артмаска тиеш. Ал арны кәгазь һәм электрон вариантта түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, а/я 47; «Мәгариф» журналы редакциясе, e-mail: minnikhat(0)mail.ru