Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина исемендәге I «Шигъри табышлар» бәйгесе нигезнамәсе.
Бәйге 2010 нчы елның 6 нчы маенда Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары арасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгы, Укытучылар елы уңаеннан Казан шәһәре Яңа Савин районы 7 нче интернат лицее базасында үткәрелә.
Бәйгенең максаты
- укучыларда һәм укытучыларда халкыбызның рухи кыйммәтләрен, милли мәдәниятен, телебезне өйрәнүгә омтылыш булдыру;
- иҗатка сәләтле балаларны, укытучыларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;
- туган телдә фикерләп иҗат итүче яшьләрне барлау.
Бәйгене оештыручылар
- Казан шәһәре мәгариф идарәсе;
- Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Яңа Савин районы бүлеге;
- Казан шәһәре Яңа Савин районы «7 нче интернат-лицей» муниципаль автономияле белем учреждениесе.
Бәйгедә катнашучылар
Конкурста Казан шәһәре мәктәп, лицей, гимназия укытучылары һәм 7-11 сыйныф укучылары катнаша.
Бәйгегә куелган таләпләр
- әсәрләр лирик жанрда булырга тиеш, темасы ирекле;
- эшләр компьютерда ( 14 шрифт белән А4 форматында) җыела, укучының фотосурәте, шигъри әсәрләре ( кимендә 5-6) белән бер папкага тупланырга тиеш;
- эшне башкаручының исеме, фамилиясе, яше, белеме, мәктәбе күрсәтелергә; әдәби түгәрәк җитәкчесе тарафыннан укучының иҗади эшләренә бәяләмә бирелергә тиеш;
- эшләрне 2010 нчы елның 30 нчы апреленә кадәр 7 нче интернат лицейның кабул итү бүлмәсенә тапшырырга яки электрон почтага җибәрергә litsey7(0)mail.ru
Бәйгене үткәрү , җиңүчеләрне бүләкләү
Жюри әгъзалары, күрсәтелгән таләпләрдән чыгып, укытучылар һәм укучылар арасында җиңүчеләрне билгели. Иң яхшы эшләр дипломнар белән һәм акчалата бүләкләнә. Конкурста катнашучыларга шагыйрәнең китаплары бүләк ителәчәк.
Укытучылар арасында бүләкләү:
- I урын – 2000 сум;
- II урын – 1500 сум;
- III урын – 1000сум.
Укучылар арасында:
- I урын – 1500 сум;
- II урын – 1000сум;
- III урын – 500 сум.
Бүләкләү 6 нчы майда сәгать 14.00 тә актлар залында булачак.
Оештыру комитетының адресы: Казан шәһәре, Четаев урамы, 37А йорты.
Элемтәгә керү өчен телефоннар:
- 8 (843) 520-27-63
- 8 (843) 520-27-68